Ел буена юбилей
Галим, филология фәннәре кандидаты, “Кызыл таң” гәзитенең элекке баш мөхәррире Муса Мө-леков быел 80 яшьлек матур юбилеен билгели. Ул ноябрьдә билгеләнәчәк туган көне уңаеннан котлауларны 2 февральдән үк кабул итә башлаган. Ни өчен дисезме? Чынбарлыкта исә Муса Гайса улы 1937 елның 2 ноябрендә дөньяга килгән. Ә авыл Советы хезмәткәре, ноябрьдәге ике таякны рим цифрасы белән бутап, февраль дип язып куйган. Шуңа да Муса абый ел буена рәхәтләнеп котлаулар кабул итә.