Иң кыйммәтле сөт — башкалада
Сөтләп чәй эчәргә яратучыларга сөтсез чәйгә күчәргә туры килмәгәе. “Башкортостанстат” хәбәр итүенчә, соңгы атнада майлылыгы 2,5-3,2 процентлы бер литр сөтнең хакы Уфада 46,95 сумга җиткән. Нефтекама халкы сөтне күпләп эчсә дә була, анда аның уртача хакы 42,09 сум гына тора.