Уфа автопаркының 80 проценты — җиңел машиналар. Соңгы 15 елда аларның саны ике тапкыр арткан. Берничә ел элек ул сан елына 5-7 процентка үссә, соңгы ике елда үсеш нибары 1,5 процент тәшкил иткән.
Автомобильләрнең күплеге юл-транспорт тармагына авырлык китерә. Шулай ук, машиналар күп булган саен экология дә начарлана. Бигрәк тә тыгыз хәрәкәтле урамнарда һава начар.