+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
23 февраль 2017, 02:00

Кем ошый?

Бөтенрусия Җәмәгатьчелек фикерен тикшерү үзәге илебез хатын-кызларының нинди критерийлар буенча үзләренә пар сайлавын ачыклаган. Хатын-кызлар әйтүенчә, беренче чиратта аларга намуслы (23 процент) ирләр ошый. Арытаба күркәм сыйфатлардан кешелеклелек (20 процент), ышанычлылык (16 процент), әдәплелек (15 процент), кыюлык (12 процент), хезмәт сөючәнлек белән акыл (11 процент) һәм кайгыртучанлык (10 процент) аталган. 43 процент хатын-кызлар икенче яртысын уртак дуслар арасыннан эзли. Хатын-кызларның дүрттән бер өлеше бәхетен университетта я эштә көтә. Шулай ук танышырга мөмкин урыннарга клублар, концерт заллары, театрлар һәм шәһәр урамнары кергән.

Читайте нас: