+8 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
22 Февраля 2017, 21:00

Кочаклашырга яратучы эт

Нью-Йорк шәһәре урам­нарында Луби кушаматлы ретривер үткән-сүткән кешеләрне кочаклашыр өчен сагалап тора. Ху­җасы Цезарь Лубиның “кочаклашкан” фотоларын урнаштырыр өчен Instagramда сәхифә булдырган.

Цезарьның сөйләве буенча, Луби көчек чагында, ул аны ике тәпиендә басарга өйрәткән. Шул вакыттан эт алгы тә­пиләре белән хуҗасын кочакларга күнегеп киткән.

Хәзер 5 яшьлек Луби (Лубутин) урамда чит кешеләр белән дә кочаклаша. Сәер гадәте аңа зур популярлык китер­гән.
Читайте нас