+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
23 февраль 2017, 02:00

Коллекционер

Полковник Наил Ильясовның йортында 850 янгын сүндерү машинасыннан торган зур коллекция саклана. Ул чирек гасыр гомерен коткаручы хезмәтенә багышлаган. Үзенчәлекле хобби 20 ел элек, тормыш иптәше аңа “Москвич-427” янгын сүндерү коллекция автомобилен бүләк итүдән башлана. Һәр модельне киштәгә урнаштыру алдыннан Наил Ильясов аны терки, башта тартмадан чыгарып фотога төшерә, аннары электрон каталогка кертә. Бу коллекция күптән инде Русиядә иң зуры санала. Коллекционер дөньядагы барлык янгын сүндерү машиналарын да җыярга хыяллана. Ә аларның саны 1 меңгә җиткәч, ул Гиннесның рекордлар китабына эләгергә тели.

Читайте нас: