“Җил тотучы” Венгриягә бара
Башкортстан режиссеры Айчуак Йомаголов төшергән “Җил тотучы” фильмын Венгриядә күрсәтәчәкләр. Будапештта әле “Русия төбәкләренең кино көне” фестивале бара. Чара программасына, шулай ук, Бурятия, Марий Эл, Татарстан, Удмуртия республикаларыннан, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округларыннан, Свердлов өлкәсеннән фильмнар кергән. “Җил тотучы” 2000 елларда “Башкортостан” киностудиясендә төшерелгән. Ул – тулы метражлы нәфис фильм, авыл кешесенең зур шәһәрдәге кызыклы маҗаралары хакындагы лирик комедия. Кинода төп рольне Русиянең билгеле актеры Марат Бәшәров башкара.