+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
25 февраль 2017, 02:00

Кара диңгез яшелгә әйләнмәсме?

Күптән түгел Севастопольдә яшәүчеләр Түгәрәк бухта районында диңгезнең яшел төскә керүенә шаһит булган. Бу хакта тиз генә МЧСка хәбәр иткәннәр. Вакыйга урынына Русия табигатьне күзәтү белгечләрен җибәр­гәннәр. Алар суны тикшерүгә алган. “Бухта акваториясенә суны чагу яшел салат төсенә кертүче матдә эләккән, – ди диңгезләрне күзәтү буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Константин Сергиенко. – Анализлар тикшеренүгә җибәрелде. Аның азык буягычмы, әллә зыянлы матдәме икәнлеге әлегә билгесез. Экспертиза күрсәтер”.

Апрельдә Кырымда һава шартлары үзгәрү нәтиҗәсендә диңгез сары төскә кергән иде инде. Экспертлар әйтүенчә, шторм вакытында ком һәм башка микроэлементларның өскә күтәрелү нәтиҗәсе бу.

Ә гыйнварда Кара диңгез Болгариянең көньягында яшәүчеләрне шаккатырган – соңгы 63 ел эчендә ул беренче тапкыр туңган. Соңгы 100 ел эчендә мондый хәл бары тик өч тапкыр булган: 1924, 1942 һәм 1954 елларда.
Читайте нас: