Максим Галкин Алла Пугачевага өйләнгән чагында “йолдызлы” хатынының 11 ел элек бала яралтыр өчен кирәкле күзәнәкләрен туңдырып куйганын белмәгән була. Белгәч, бик шатланып аларны файдаланырга булалар һәм суррогат ана билгеле парга малай белән кыз тудырып бирә. Алар 2013 елның 18 сентябрендә дөньяга килә. Алла Пугачевага, күп балалы әни буларак, ана капиталы да тиеш. Шулай да әлегә Максим белән Алла аны нәрсәгә тотынырга уйламаган. Өй шартларын яхшыртасы юк, балалары да чит илдә укыячак, мөгаен. Максим сүзләренә караганда, ана капиталының булуы “йөрәкне җылытып тора” икән.