Инвалид балаларга ярдәмгә
Уфаның Иппотерапия үзәгендә “Ат ярдәмендә савыгабыз” дигән социаль әһәмиятле проектка старт бирелде. Чараны Рима Баталованың “Милләт яшьлеге” Төбәк иҗтимагый фонды Русиянең хатын-кызлар берлеге гранты акчасына гамәлгә ашыра. Ул инвалид балаларны тернәкләндерүгә, төрле спорт чараларын һәм шушындый балаларның иппотерапия белән шөгыльләнүләрен оештыруга юнәлтелгән.