+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
4 март 2017, 02:00

Китәселәре килми

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов Русиядә милләтара мөнәсә­бәтләр өлкәсендә уңай үзгәрешләр төсмерләнә, дип белдерде. Гражданнарның 93 проценты үз милләтләре белән бәйле проблемалар юклыгы турында әйткән. Шул ук вакытта гражданнарның 17 проценты башка милләт кешеләренә ышанып бетми.

Кырым Республикасында яшәүчеләргә: “Мөмкинлек булса, сез Русиянең башка төбәгенә, Украинага яисә башка илгә китәр идегезме?” — дигән сорау биргәннәр. Җавап бирүчеләрнең берсе дә Украинага китәргә теләк белдермәгән. 82 проценты Кырымда калырга, 10 проценты торак пунктларын Кырым эчендә алыштырырга тели.
Читайте нас: