Обама нибары уникенче урында
Тышкы сәясәттәге хаталарына һәм эчке проблемаларны хәл иткәндәге җитешсезлекләренә карамастан, Барак Обама Ак йортны югары рейтинг белән калдырып китте. Ләкин иң уңышлы Америка президентлары исемлегендә ул нибары 12нче урынны алган. 91 тарихчы катнашкан сораштыру нәтиҗәләре шундый. Беренче урында — АКШның 16нчы президенты, легендар Авраам Линкольн. Идарә итү чорында ул кара тәнле кешеләргә ирек биргән, гражданнар сугышында җиңгән, ил бөтенлеген саклаган, үлемсез чыгышлар һәм афоризмнар авторы булып танылган.