“Оскар”лар таратылды
27 февральдә Лос-Анджелеста Америка киноакадемиясенең “Оскар” кинопремиясен тапшыру тантанасында көтелмәгән хәл була. Чараны алып баручылар ниндидер аңлашылмаучылык аркасында “Ла-Ла Ленд” фильмын елның иң яхшы фильмы дип атый. Чынында исә, бүләкне “Ай яктысы” картинасы яулый. Америка режиссеры Барри Дженкинс төшергән бу фильмның үзәгендә — кара тәнле үсмернең Майамидагы геттода үсү тарихы. Фильм “Оскар” премиясенә сигез номинациядә дәгъва иткән. Моңа кадәр ул “Иң яхшы драма киносы” номинациясендә “Алтын глобус” премиясенә лаек булган.