Социаль челтәрләрсез дә тора алабыз
Уфаның 155 санлы лицеенда “Социаль челтәрләрсез бер көн” акциясе үтте. Чарада 400 укучы катнашкан. 24 сәгать социаль челтәрләрсез тора алабыз, дип белдерүчеләр иртән үк аерым билге алган. Көндезге 13 белән 14 сәгать арасында лицейда “Тере аралашу сәгате” игълан ителә, анда балалар “Мафия”, башка уеннар, футбол уйнау, лекцияләр тыңлау мөмкинлеге ала. Укучыларга акция ошаган, бу исә виртуаль аралашу гадәти фикер алышуны алыштыра алмаячагын тагын бер тапкыр дәлилли.