+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
5 март 2017, 16:16

График ачкычны да җимереп була!

Телефоның белән чит кеше файдалана алмасын өчен нинди генә парольләр уйланылса да, аларны “чишә” белүчеләр дә табылып тора. 2008 елда Androidта экранны блокировкалау өчен график ачкычлар уйлап табылды. Ул цифрлы парольдән күпкә ышанычлырак тоелса да, хәл әллә ни үзгәрмәгән икән.

Норвегия университетын тәмамлаган Марте Лёге магистр диссертациясен яклаганда кызыклы тикшеренү үткәргән. Аның доклады “Миңа кем икәнеңне әйт, мин синең график паролеңне күрсәтәм” дип аталган. Лёге бу докладны Лас-Вегаста конференциядә укыган. Ул 4000 Androidтагы парольләр белән танышып, шундый фикергә килгән: “Кешеләр күп очракта пароль уйлап тапканда да, график ачкыч юлын сызганда да бертөрле уйлый. ”

Күп очракта график ачкычлар өске сул почмактан башлана. 77 процентта — экранның дүрт почмагының берсеннән. График парольдә уртача биш борылыш кулланыла. Парольне ватарга тырышучыга бу очракта 8 меңнән кимрәк комбинацияне тикшерергә туры киләчәк.

Парольдә дүрт борылыш кулланыла икән, телефонга 1 мең 624 комбинациядә “керергә” мөмкин. График пароль юлын күпләр сулдан — уңга, өстән — аска сала. Бу эшне тагын да җиңеләйтә.

График парольдә алты борылыш ноктасы булса, чит кешегә телефоныгызга “керү” өчен 26 мең 16 комбинация таләп ителәчәк. Тугыз ноктага исә 140 мең 704 комбинация туры килә.

Ир-егетләр, хатын-кызлар белән чагыштырганда, озынрак һәм авыррак парольләр уйлый икән. Тикшерүдә катнашкан ун процент кеше пароль итеп хәреф сызган. Бу хәреф иң күп очракта телефон хуҗасының исеменең беренче хәрефе, аннан кала хатынының я балаларының исеменең беренче хәрефе булган.
Читайте нас: