+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
5 март 2017, 13:06

Картәниләр көне

Ел саен мартның беренче якшәмбесендә Франциядә Картәниләр көне билгеләнә. Илнең бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календарена ул 1987 елда кертелгән. Бу көнне картәниләргә һәм, гомумән, 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга, чиксез хөрмәт күрсәтелә, аларга багышланган концертлар, акцияләр, бәйрәм чаралары уза.

Франциядә 65 яшьтән өлкәнрәк булган меңнән артык кешедән сорау алганнар. Аларның 67,3 проценты гаиләне тормышта иң мөһим, хәтта үз сәламәтлегеннән һәм илдәге сәяси хәлдән дә өстенрәк төшенчә буларак билгеләгән. 82,8 процент оныкларын тормыш мәгънәсе дип атаган. 48,2 процент җавап бирүчеләр көн саен оныкларына өй эшләрен әзерләргә ярдәмләшә икән.

Франциядәге картәниләр бу көнне бизәнеп-төзәнеп, шәраб йотыштырып, тәмле ризыклар ашап, бүләкләр алып үткәрә, диләр.
Читайте нас: