+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 март 2017, 02:00

Балалар – балетта

Р. Нуриев исемендәге Башкортстан хореография колледжы “Кар патшабикәсе” дигән балалар балетын куя. Әлеге проект өчен бу коллектив Башкортстан Башлыгының 1,8 миллион сумлык грантын отты. Премьера тамашачыларга быел ноябрьдә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.

– Әкият бик чагу булмакчы, – ди бу хакта колледж директоры Олия Вилданова. – Ике акттан торучы спектакльгә җитмешкә якын укучы җәлеп ителәчәк.

Тамашаны сәхнәгә Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Н. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториясе профессоры, балет режиссурасы кафедрасы мөдире Александр Полубенцев куячак. Декорацияләрне рәссам Фәния Низамова җитәкчелегендәге Башкортстан опера һәм балет театры цехлары әзерли. Костюмнарны колледжның тегү цехы осталары тегә.
Читайте нас: