+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 март 2017, 02:00

Җир куенына – бер ел узгач

2016 елның октябрендә вафат булган Тайланд короле Пхумипхон Адулъядет (Рама IХ) быел ок­тябрьдә кре­мацияләнәчәк һәм җир куенына тапшырылачак дип кө­телә. Мәтам берничә көнгә сузылачак.

Беренче көнне бәлзәмләнгән җәсад белән Будда ритуаллары буенча король­нең гаиләсе, хөкүмәт һәм Будда монахлары җитәкчеләре хушлашачак.

Иртәгәсенә ул Бангкокның Санам Луанг мәйданына китереләчәк һәм махсус учак уртасына куелачак. Ул кыйммәтле агачлардан салынып, индус аллалары яшәгән Мера тавын хәтерләтүче гыйбадәтханә рәвешендә булачак. Учак 27 февральдә төзелә башлады да инде. Шунда ук кремация башкарылачак.

Өченче көн мәетнең кремация калдыкларын җыюга багышланачак. Аннан Дусит Маха Прасат тәхет залында король рухына догалар укылачак. Мәтам чаралары Будда монахларына корбан китерү һәм Рама IХны Чакри корольләр династиясенә бүленгән махсус урынга җир­ләү белән тәмамланачак.
Читайте нас: