Программаның асылында барлык каберлекләргә дә электрон инвентаризация үткәрү ята. Һәрбер кеше интернет аша шәһәрдәге каберлекләр хакында мәгълүмат алала. Әлеге эшне депутат Руслан Кинҗәкәев җитәкчелегендәге Махсус хезмәтләндерү комбинаты алып бара.
Моңа кадәр зиратларның бердәм базасы юк иде. Аларның исәбе 1946 елдан гына алып барылган. Бүген Махсус хезмәтләндерү комбинаты архивларында 380 меңнән артык кабер хакында мәгълүмат бар. Шәһәрдә аларның барысы ничәү икән-леге билгесез.