+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 март 2017, 02:00

Ришвәтче генерал

Эчке эшләр министрлыгы гаскәр­ләре командующиеның элекке урынбасары, Росг­вар­диягә нигез салучы­ларның берсе Вячеслав Варчук риш­вәт алуда гаепләнә. Тикше­рүчеләр фикеренчә, генерал-лейтенант дис­тә­ләгән миллион сум ришвәт исә­бенә кул астында эш­ләүчеләр аша мах­сус элемтә ида­рәсен финанслауны арттыру турында сөйләшүләр алып барган.

Варчук болай да фәкыйрь түгел, югыйсә. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул Русиянең хәрби хезмәт­тәге иң бай 5 кешесе исемлегендә; елына 3 миллион сум хезмәт хакы алса да, аның еллык кереме 43,7 миллион сум тәшкил итә.

Моңа кадәр аның кул астында эшләгән финанслар идарәсе начальнигы урынбасары, полковник Александр Костин 10 миллион сум ришвәт алуда гаепләнгән иде. Ул эчке эшләр гаскәрләренең элемтә идарәсенә 250 миллион сум күләмендә өстәмә финанслауны оештырырга тиеш булган. Әмма, ришвәтне алып та, ул бу эшне башкарып чыга алмаган. Әлеге вакытта генерал-лейтенант та, полковник та сак астында.
Читайте нас: