+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
13 март 2017, 18:33

“Автолавка”лар кайта!

Башкортстанда “автолавка”лар тергезеләчәк.

90нчы елларда алар һәр урам чатында гөрләп сәүдә итә иде. Республиканың дәүләт сәүдә идарәcе аларны кабат тергезергә дигән карар чыгарган. Яңа “автолавка”ларга “Башкортстанда җитештерелгән” дигән логотиплар ябыштырылачак. Инде беренче шундый дүрт тәгәрмәчле кибет башкалада сынау да үтте. Анда “Пышка” компаниясе хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткән мәйданнарда сәүдә итте.
Мондый сәүдә кибете булмаган авыллар өчен аеруча файдалы булыр дип көтелә.
Читайте нас: