+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
14 март 2017, 13:03

Яз килә дә китә

Быелгы яз кыюсызрак булды, инде килеп җитте дигәндә, янә артка чигенә. Синоптиклар аның кыюрак адымнарын 19 марттан соң көтәргә киңәш итә.

Алар фикеренчә, киләсе якшәмбедә һава торышы җылыту ягына үзгәрә башлаячак. 19 марттан болытлар таралып, кояш нурларына юл бирәчәк һәм аяз көннәр киләчәк. Һава температурасы көн сан 1-2 градуска күтәреләчәк һәм март азагында яз мизгеле тулы хокукларына керәчәк, ул вакытка һава 10 градуска кадәр җылыначак. Машиналарын кышкылыкка кар юрганы астында калдыручылар нәкъ шул чорда аларны янә күрү бәхетенә өметләнә.
Читайте нас: