+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
18 март 2017, 02:00

Ана капиталы урынынa – пособие

Дәүләт думасында гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең яңа алымы тәкъдим ителде. Ана капиталы урынына, балигъ булганчыга кадәр ай саен бер балага – 3 мең сум, ике балага – 8 мең сум, 3 балага 15 мең сум акчалата пособие түләүне кертү башлангычы белән Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы Сергей Вострецов һәм Милли ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец чыкты. Әгәр дә гаиләдә өчтән дә артык үзләренең яки уллыкка алынган балалар бар икән, пособие өч балага каралганча гына түләнә. Биштән артык сабыйлары булганнарга – проект авторлары барлык коммуникацияләре дә булган җир участогы, ә җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә “Газель” автомобиле дә бирүне тәкъдим итә. Әлеге закон проекты Думада 23 мартта каралачак.

Читайте нас: