+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
18 март 2017, 02:00

Мәскәүдә... талпан кадала

Март башыннан Мәскәү һәм аның өлкәләрендә, талпан кадалуга зарланып, дистәләгән кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Аларның күпчелеге эт асрый, канечкеч бөҗәкләр дә аларга ияреп кайткан. Русиянең Үзәк федераль округында быел язның аномаль җылы килүе бөҗәкләрнең иртә уянуына китерде. Узган елда бу төбәктә, талпан кадалып, дәваха­нәләргә 10 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, аларның 60ы буыннары һәм нерв системасын зарарлаучы боррелиоз белән авырган.

Читайте нас: