+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
18 март 2017, 02:00

Пекин кәбестәсенә дә – ГОСТ!

“Росстандарт” чит илләрдән зур күләмдә кертелүче пекин кәбестәсенә, шәфталу һәм нектаринга халыкара эталон таләпләр булдырырга җыена. Гост буенча кәбестә тыгыз, чәчәккә йомарланган сабак чыгармаган булырга тиеш. Күчәненең биеклеге 15 миллиметрдан да артмаска тиеш. Экспертлар кәбестәдә кимендә 0,9 % ГМО барлыгын ачыкласа, ул мах­сус билге белән маркировкаланачак. Шәфталу, нектаринны сортларга аерачаклар. Транспортировка вакытында бәрелгән урыны 1 квадрат сантиметрдан артмаса – 1нче сорт, зуррак булса, 2нче сортка караячак.

Читайте нас: