+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
18 март 2017, 02:00

Сары субмарина Антарктиканы өйрәнә

Британиянең Ти­рә-як мохитне саклау буенча Фән­ни-тик­­шеренү советы якын көн­нәрдә антарктик экспе­ди-ция­гә су асты аппараты җибәрә. Сары субмаринаны хәтер­ләтүче робот глобаль җылытуның дөнья океанына йогынтысын тик­ше­рәчәк. Җир шарын­дагы климатның үз­гәрүе нәтиҗәсендә планетаның төньягындагы боз­ларның акрынлап эрүе экологларда зур хәвеф тудыра. Британ­лыларның су асты роботы Оркни бугазында агымнар һәм температураның үзгәрүен өйрәнәчәк. Озак вакыт бозлы су астында эшләргә сәләтле аппарат әледән-әле океан өстенә калкып, тик­шере­нүчеләргә мәгълүматлар җибәреп торачак.

Читайте нас: