+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
18 март 2017, 02:00

Уфа миллионеры акча тарата

Башкалада туып үскән, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче 28 яшьлек бизнесмен Стас Ермилов “Добрый миллионер” дигән хәйрия акциясе башлап җибәргән. 12 атна эчендә миллионер якташыбыз гади кешеләргә 225 мең сум акча таратып биргән. Әлбәттә, аның матди “күч­тә­нәч”ен алыр өчен берника­дәр көч салырга кирәк. Эшкуар атнасына бер тапкыр социаль челтәрдәге битендә биремнәр яза. Мәсәлән, аның өендә гөлләргә су сибәргә, балалар мәйданчыгын кардан тазартырга, урамда йөрүче хайваннарны ашатырга. Стас катнашучыларның изге гамәлләре турындагы фотоларны инт­ернетка куеп бара һәм атна азагында аларның берсенә 15 мең сумнан алып акча тапшыра. Бер ел эчендә егет изге гамәлләр өчен 1 миллион сум акча таратырга ниятли.

Читайте нас: