Ярты тонналы... хатын
Дөньядагы иң авыр хатын-кыз Мисырда яши. Гәүдә авырлыгы 400 килограммнан да артык булган 36 яшьлек Эман Ахмед Аб Эль Ати шушы көннәрдә Һиндстанның Мумбаи шәһәрендә ашказанына катлаулы операция кичергән. Һинд хирурглары аның ашкайнату органын 85 процентка “кечерәйткән”. Дәваханәгә килгәндә хатын 500 килограмм тирәсе булган. “Биредә ул 100 килограмм авырлыгын ташлады да инде. Ашказаны бәләкәйләнү нәтиҗәсендә ул артык күп ашый алмаячак, тагын да ябыгачак әле”, – дип фаразлый табиблар.