+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
19 март 2017, 14:54

140 килограммга ябыккан, тагын 358е калган

“РИА Новости” хәбәр итүенчә, мондый нәтиҗәгә җир шарының иң авыр гәүдәле асыл заты - Мисырдан Иман Әхмәд Әбделати ирешкән. Ул Һиндстанның Мумбай шәһәрендәге Saifee Hospital клиникасында табиб Моффазал Лакдавала күзәтүе астында дәвалана.

Ябыгуына карамастан, әлеге вакытта 36 яшьлек Иман Әхмәд Әбделатиның авырлыгы – 358 килограмм. Ләкин ул бирешергә һәм ярты юлда туктап калырга җыенмый. Максатына ирешү өчен диетада утыра, башка төрле чаралардан баш тартмый. Моңа кадәр хирургик ысул белән ашказанын кечерәйткәннәр, май катламнарын кисеп алганнар һәм аппетитын киметкәннәр.
Читайте нас: