Израильнең «Steak TzarTzar» (“Чикерткәләрдән стейк”) компаниясе вәкилләре мондый бизнесны бик отышлы дип саный. Бөҗәкләр махсус экологик фермаларда үстерелә. Аларны протеиннан ризыклар, эчемлекләр җитештерүче компанияләр чират торып ала. Алардан алынган компонентларны кушып җитештерелгән продукция – спортчыларның алыштыргысыз ризыгы.
Үзенчәлекле бизнес безнең җирлектә дә тернәкләнерме? Монысын вакыт күрсәтер. Шунысы да мәгълүм булсын: чикерткә аксымга, протеинга, витаминнарга һәм минералларга бик бай икән. Кем белсен, киләчәктә, бәлки, чикерткәдән җитештерелгән ризыклар ашарга да туры килер.