+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
22 Марта 2017, 09:34

Кызылтүшләр нидән кырыла?

Быел кыш салкын килү сәбәпле, кошлар азык эзләп шәһәрләргә килергә мәҗбүр булды.

Шул исәптән кызылтүшләрне дә күрергә насыйп булды. Ләкин соңгы көннәрдә аларның күпләп үлү очраклары күзәтелүе хакында хәбәрләр булган иде. Стәрлетамак урамнарының берсендә үлгән кызылтүшләрне тикшергәннән соң, аларның юлларга сибә торган реагентлардан зыян күрүе ачыкланган. Баксаң, ул матдәләрдәге хлорид кошларны агуларга җитәрлек күләмнән 1,5 тапкыр артып киткән.
Читайте нас