+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
22 март 2017, 13:26

Мәскәүнең балалары да бал ашый!

Мәскәү мәктәпләрендә башкорт балын тәмләячәкләр. Шушы көннәрдә башкалага тәүге партия бал җибәрелде.


Бу татлы тестны уздыру барышында тугыз мең укучының һәрберсе көн саен 10 грамм балның башына җитәчәк. Аның бәясе өч сум. Аны Мәскәү казнасы түли.

Башкортстанда мондый эксперимент 2014 елда ук уздырылган иде. Ул Уфаның 83 санлы мәктәбендә үтте. Аны укучылар да, ата-аналары да хуплады, ләкин финанс бүленмәү сәбәпле, дәвам итмәде.

Мәскәүгә җибәрелгән партиядә ике тонна бал. Ул 200 мең порциягә бүленгән.
Читайте нас: