Югары квалификацияле белгечләрнең 58 проценты ябык офисларда, тыныч урында яхшырак эшли. Респондентларның 54 проценты офиста игътибарны таркатучы факторларның күп булуын әйткән. Хәзер “open space” форматындагы офислар бик популяр. Анда хезмәткәрләр бер-берсеннән бернинди киртә-диварлар белән аерылмый, барысының да эш урыны бер үк ачык мәйданчыкта урнаша. Белгечләр фикеренчә, кешегә ял иткәннән соң фикер туплар өчен 25 минут вакыт кирәк. Димәк, хезмәткәр 4 тапкыр эшен туктатып торса, аның 100 минуты бушка уза.