Йорт “Аналемма каланчасы” дип аталачак. Ул Җир шары тирәли әйләнеп йөрүче астероидка калын трослар белән элеп куелачак. Җирдәге сыман, түбәндәге катларда офислар урнашачак һәм югары катларда торак фатирлар булачак. Архитекторлар объектны Дубай күгендә төзергә һәм галәмгә күчерергә исәп тота. Шуңа күрә торак шартларын яхшыртырга өлгермәгәннәр ипотека кредиты алырга ашыкмасын, дип әйтәсебез килә. Җирнең колониясенә күченергә теләмисезме? Кем белсен, бәлки, астероидта тәкъдим ителәчәк хаклар бездәгедән дә арзанрак булыр?