+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 апрель 2017, 02:00

25 елдан соң зәңгәр экраннарда

1993 елда Русиядә “Твин Пикс” сериалын карамаган кеше сирәк булган­дыр. Дэвид Линч төшергән фильм мавыктыргыч сюжеты, серлелеге, роль­ләрне оста башкаручы актерлары бе­лән беркемне дә битараф калдырмады. Шул ук вакытта, Лора Палмерның язмышы сер булып калды. Аны кем үтергәне беркемгә дә билгеле түгел. Быел 21 майда “Твин Пикс”ның яңа серияләре тәкъдим ителәчәк. Фильм “Твин Пикс. Ут аша” дип аталачак. Дэвид Линч 25 ел элек халык сөюен яулаган актерлар төркемен тупларга тырышкан. Сериал бу юлы да мавыктыргыч булырмы? Актерларның картаюы сюжет нечкәлекләрен ачарга комачауламасмы? Вакыт күрсәтер.

Читайте нас: