Александр Овечкинның тимераяклары 9500 долларга сатылган
“Русия мирасы кичләре” кысаларында үткән хәйрия чарасын шайбалы хоккей буенча Русия җыелма командасы әгъзасы Александр Овечкин чыгыш ясаучы Милли хоккей лигасының “Вашингтон Кэпиталз” клубы оештырган. Тимераякларның берсенә – Русия, икенчесенә АКШ флаглары төшерелгән. Шулай ук, алар Мәскәүнең һәм Вашингтонның истәлекле урыннары сурәтләре белән дә бизәлгән. Сатудан кергән акча Америка махсус хоккей ассоциациясенә (ASHA) юнәлтелгән. Оешма физик һәм акыл мөмкинлекләре чикле булганнарга хоккей уйнарга ярдәм итә. Якташыбыз оешма белән озак еллар хезмәттәшлек итә икән.