“Бабич”ны карарга ашык
19 апрельдә Уфада “Родина” кинотеатрында “Бабич” фильмының премьерасы булачак. Режиссеры – Булат Йосыпов. Сценарий авторлары – Таңчулпан Бабичева, Гөлчәчәк Саламатова һәм Игорь Моратов. Төп герой ролен М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының әйдәүче артисты Илгиз Таһиров башкара. Шулай ук, Башкортстанның халык шагыйре Шәехзадә Бабич турындагы фильмда театр сәнгате осталары Рәмзил Сәлмәнов, Радмир Абдуллин, Риф Сәйфуллин, Зөлфәр Әхмәтов, Алина Галиева, Руслан Хайсаров һәм Артур Ишмөхәммәтов та төшкән.