+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 апрель 2017, 02:00

Хакерлар Суворов алымын файдалана

Яңалыкларда еш кына хакерлар һө­җүме турында сөйлиләр. Югары тех­нологияләр белән оста эш итүчеләр банкларның, эре корпо­рацияләрнең яшерен мәгъ­лүмат­ларын урлый. Киң мәгълүмат чаралары язуынча, бер хакер һөҗүме ясау өчен 10-15 мең доллар таләп ителә. Киберҗинаятьчеләргә хыялын гамәлгә ашыру өчен җитди әзерлек, тиешле шартларда күнек­мәләр үтү таләп ителә икән. Алар, гадәттә, башта “корбан”ын сайлый. Арытаба, ярты ел дәвамында аның кимчелекле якларын ачыклый. Шуннан соң, өч елда шундый ук объект, яки система оештыра. Мондый алым бөек урыс гаскәр башлыгы Александр Суворов тәҗрибәсен хәтерләтә. Ул да башта төрекләрнең Измаил крепостенең күчермәсен төзеп, солдатларны шуны яулап алырга өйрәтә. Чарлангач, чын ныгытманы ала. Чыгымнар зур булганга, хакерлар күп акчага өметләндергән объектларны гына сайлый. Соңгы вакытларда барлык нечкәлекләре белән һөҗүм итү серләрен сату очраклары да ешайган.

Читайте нас: