+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 апрель 2017, 02:00

“Иртәнге сәфәр”гә кем һөҗүм иткән?

Лондонда Милли галереяда Бөек Британия рәссамы Томас Гейнсбороның “Иртәнге сәфәр” сурәтенә берәү пычак белән ташланган. Танылган сәнгать әсәренә кул сузучы 63 яшьлек Кит Грегори булып чыккан. Ул 10 миллион фунтлык рәсемне туракларга уйлаган. Уяу музей хезмәткәрләре аңа хыялын гамәлгә ашырырга комачаулаган. Тикшеренү барышында Грегориның узган ел психиатрия дәваханәсеннән качуы ачыкланган. Ул хәзер суд карарын көтә. Томас Гейнсборо әсәрен 1785 елда язган. Анда ак эт иярткән мул тормышта яшәүче гаилә сурәтләнгән. “Иртәнге сәфәр” Джеймс Бонд турындагы “007:Координаты “Скайфол” фильмында күрсәтелгәнгә халык арасында танылу алды.

Читайте нас: