Капсула төзелә башлаган. Пассажирлар өчен
Кайберәүләр фантастик киноларга көлеп карый. Ә бит, уйлап карасың, анда күрсәтелгәннәрнең күбесе гамәлгә аша. Кино геройларының без күнеккән транспорт чараларында түгел, ялтырап торган тартмаларда хәрәкәт итүе гадәти күренеш. Якын киләчәктә үзебезнең дә мондый транспорт чарасыннан файдалануыбыз ихтимал. АКШның Hyperloop Transportation Tehnologies (HTT) фәнни-тикшеренү үзәге пассажир капсуласы төзи башлаган. Аның озынлыгы – 30, киңлеге – 2,7 метр һәм авырлыгы 20 тонна. Капсулага 28-40 кеше сыячак. Транспорт чарасы сәгатенә 1223 чакрым үтәчәк. Чагыштырып караганда, капсула самолеттан – ике тапкыр, тиз йөрүче поезддан ике-дүрт тапкыр тизрәк хәрәкәт итәчәк. Нәкъ фантастик кинолардагы сыман. Мондый транспорт чарасы җәмгыятьтә файдаланыла башласа, тиешле урынга яшен тизлегендә барып җитәчәкбез һәм эшкә беркайчан да соңламаячакбыз.