+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 апрель 2017, 02:00

Кояш энергиясеннән – лазер нурланышы

“Ростех” дәүләт корпорациясе кислород-йод лазеры нигезендә кояш энергиясен лазер нурланышына әйләндерү проекты тәкъдим иткән. Лазер системалары 2020 елдан соң эшләнеп бетәчәк. Галимнәребез максатына ирешә алса, кояш энергиясен нәтиҗәле эшкә җигәргә өйрә­нәчәкбез. Экологиягә зыян салмыйча, акча түкмичә, лазер нурын файдаланачакбыз. Бүген лазер медицинада, сәнгатьтә, көндәлек тормышта актив кулланыла. Киләчәктә лазер системаларына игътибар тагын да артачак. Чөнки ул бик күп сыйфатлары белән бүген кулланылучы технологияләрдән берничә баш өстен тора.

Читайте нас: