Лос-Анджелеста яшәүче якташыбыз кино төшерәчәк
Мондый эшкә композитор Хөсәен Әхмәтовның оныгы, Морад Әхмәтовның улы Фәрхәд Әхмәтов алынмакчы. Аның балачагы АКШта үткән. Бүген ул Мәдәният университетында белем бирә. Фулбрайт программасы стипендиаты Эва Портер белән апрель ахырында Уфада Башкортстан турында кино төшерә башларга исәп тота. Башкалабызга мәгълүмат туплау, төбәк белән танышу өчен килгән. Уфа дәүләт сәнгать институтында һәм картәтисенең исемен йөртүче филармониядә дә булган. Кунаклар “Аргымак” төркеме һәм Халык уен кораллары милли оркестры белән кызыксынган.