Робот-түрәләр ришвәт алмый
Берләшкән Гарәп Әмирлегендә дөньяны аптырату юлларын яхшы беләләр. Дубайдагы Ясалма интеллект лабораториясе озакламый хөкүмәт хезмәткәрләрен роботлар белән кулга кул тотынышып эшләргә өйрәтә башлаячак. Апрельдә 200 түрә белемен камилләштерәчәк. Роботлар түрәләрнең авыр эшен җиңеләйтергә, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтергә ярдәм итәчәк. Мөгаен, бу тәҗрибәгә Русиягә дә игътибарлы булырга кирәктер. Әлбәттә, робот кешене алыштыра алмый. Шул ук вакытта, аның бер зур өстенлеге бар. Робот ришвәт алмый. Кем белсен, бәлки роботлар үрнәгендә безнең түрәләр дә аз гына булса да акылга утырыр?