+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 апрель 2017, 02:00

“Росатом” 3D-принтер җитештерәчәк

Мондый максатка ел ахырында ирешү планлаштырыла. Принтер металл оныннан әйберләр, җиһаз­лар, корылмалар, детальләр басып чыгара алачак. Җиһаз үзебезнең программа тәэминаты нигезендә эшләячәк. Таләп ителгән металл оны да Русиядә җитештереләчәк. “Росатом” җыячак принтер шундый ук чит ил җиһазларыннан 20 процентка арзанрак, шул ук вакытта, күпкә өстен торачак. 3D-принтер җәмгыятьтә киң кулланыла. Әйтик, медицинада протезлар эшләүне җайга сала. Бары тик объектның моделен компьютерга кертеп, принтерга тиешле төзелеш материалы саласы гына кала. Ә кул белән, яки заводта эшләнгән әйберләр, кыйммәтрәк булудан тыш, 3D-принтердан чыкканнардан сыйфатсызрак та.

Читайте нас: