+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
3 апрель 2017, 16:09

Сакуралар чәчәк аткан чакта

"Гөлләр гөлләр, чәчәк атыгыз, Көннәремне матурлатыгыз,” – дип күпме генә җырласак та, ак чәчкәләр урынына һаман күбәләк кар ява әле. Шул ук вакытта дөньяның кайбер илләре сакура чәчәгенә төренгән.

Кыргый чия, ягъни сакура, Япониядә күпләп үсә. Быел ул гадәттәгедән 5 көнгә иртәрәк чәчәк атты. Борынгыдан калган йола буенча, японнар алар янында бәйрәм чаралары, пикниклар оештыра, күңел ача.
Сакура чәчәгенең гомере кыска – бер атна тирәсе генә. Японнар моңа гомернең тиз узуы турындагы фәлсәфи фикер сала.
ХХ йөз башында Токио мэры, чия үсентеләрен Вашингтонга алып килеп, АКШ һәм Япония арасындагы дуслык билгесе буларак бүләк итә. Бүген алар зур паркны тәшкил итә, анда үскән сакура чәчәк атканда америкалылар да бәйрәмнәр оештыра.
Читайте нас: