Әлегәчә бер пациент та 20 елдан артык яшәмәгән. Чирлеләрнең тәненә шеш чыга. Әйтик, Джекның аркасында шундый шешләр бар. Ул киләчәге турында яхшы хәбәрдар. Ничек тә организмына каршы килү өчен ул триатлонда катнашырга уйлый. Джекның авыр чире турында белмәүчеләр аннан усал көлә, әти-әнисен дөрес туклану оештырмаган өчен ачулана. Әмма малай боларга игътибар итми. Триатлон аңа сәламәтлеген сакларга гына түгел, ә башка балалар белән аралашырга ярдәм итә. Джек мәктәпкә йөри, барабанда уйный. Аңа чирләргә ярамый. Гади генә грипп та аның гомерен өзә ала. Әлегәчә РОХХАД синдромына каршы дару уйлап табылмаган. Чиргә юлыккан пациантлар уртача 5-9 ел яши.