+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
9 апрель 2017, 11:15

Алсу бриллиант сатылган

4 апрельдә Гонконгта оештырылган аукционда 71,2 миллион долларга... дөньядагы иң кыйммәт бриллиант – Pink Star сатылган. Әйе, бу асылташларны сатып алучылар, еллар буе саклаучылар, моның белән горурланучылар, аларны кемгәдер бүләк итүчеләр һәм караклардан коткаручылар бар җир шарында.

Беренче тапкыр 59,6 каратлык алсу төсле бу кыйммәтле бриллиант 2013 елның 13 ноябрендә Женева шәһәрендә 83,19 миллион долларга сатыла. Кыйммәтле асылташка Америка ювелиры Айзак Вульф ия була. Ләкин 2014 елның февралендә аның бу кадәр акчасы юклыгы ачыклана һәм кыйммәтле таш аукционга кире кайтарыла.
Pink Star 1999 елда Көньяк Африкада табыла. Эшкәртелгәнче 132,5 карат авырлыкта була.
Читайте нас: