Кривоарбат тыкрыгында урнашкан өч катлы йортның мәйданы – 3,7 мең квадрат метр. Аның тирә-ягы затлы тимер койма белән әйләндереп алынган. Йортның эчен һәм тышын бизәгәндә мәрмәр һәм алтын да файдаланылган. Биредә дүрт камин, иркен балконбар, кунак бүлмәсе дә өчәү. Кыскасы, йорт хуҗасы иркен яшәгән.
Йортның бер квадрат метры 1,12 миллион сум тора. Чагыштырып караганда, мондагы һәр квадарт метр Уфадагы бер бүлмә хакына тиң. Шуннан соң бездә торак кыйммәт, дип әйтергә мөмкинме?