+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
12 апрель 2017, 15:03

Пыяла күпердән - берьюлы 80 кеше

Кытайның Чунцин шәһәре янындагы упкын өстенә җәяүлеләр өчен салынган пыяла “сукмак” Гиннесның рекордлар китабына керергә мөмкин. Бу хакта Кытай халыкара радиосына (CRI) сылтама белән РИА “Новости” хәбәр итә.


“Сукмак” җирдән 200 м биеклектә төзелгән, һәм аңа берьюлы 80 кеше керә ала.

2016 елның сентябрь аенда Хунань провинциясе тирәсендәге Чжанцзяцзе Милли паркында Гранд-Каньон өстендә дөньядагы иң озын пыяла күпер салына. Күпернең озынлыгы – 430 м, киңлеге – 6 метр, аның җирдән биеклеге – 6 метр. Рекордчы-күпер өч катлы гаять нык 99 пыяла панельдән төзелгән. Аңа берьюлы 600ләп кеше керә ала.

Татар-информ
Читайте нас: