+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
13 апрель 2017, 20:54

Сталинның оныгы Уфада яши, имеш...

Уфада яшәүче 69 яшьлек Надежда Артёмова үзен Сталинның оныгы дип белдерде. Бу хакта НТВ телеканалы аша ике тапшыру эфирга чыкты. Аңа караганда, Надежданың әнисе - Иосиф Сталинның кызы Светлана Аллилуева, әтисе - “халыклар атасы” уллыкка алган Артём Сергеев. Надежда Артёмова бабасы Сталин белән күрешүне тыюларын, 6 яшендә Уфадагы бер гаиләгә балалыкка бирүләрен сөйләгән иде. Ләкин эксперт-генетиклар, Надежданың ДНКсын тикшергәннән соң, аның Сталинның туганы булмавын ачыклады.


Ул моны Сталинның варисчылары исемлегенә керү өчен эшләгән дип фаразлана.

70 яшьтә инде кайберәүләрдә маразм да башлауы ихтимал. Нигә бу фараз да каралмый икән? Мондый "варис"ларның әледән-әле калкып чыгуы яңалык түгел бит инде, шундый җитди каналның әлегедәй кармакка эләгүе генә аптырата. Әллә инде илдә җитдирәк башка проблемалар юкмы?
Читайте нас: